Государственное Бюджетное Учреждение Культуры

КРАЕВЕДЧЕСКИЙ МУЗЕЙ

г. Менделеевск

(85549) 2-11-05
(85549) 2-29-04

Карта сайта

Менделеевскида Кама буендагы яшь рәссамнар күргәзмәсе

Туган якны өйрәнү музеенда Кама буендагы яшь рәссамнар иҗат берләшмәсенең региональ сәнгать күргәзмәсе ачылды. Анда рәсем сәнгате белән кызыксынучы менделеевлылар җыелды. 
Залдагыларны район мәдәният Идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова һәм музей директоры Елена Мещерякова сәламләделәр һәм рәссамнарның иҗади осталыкларын тирән бәяләп, киләчәктә дә уңышлар теләделәр. 
– Күргәзмәдә Түбән Кама, Кама Аланы, Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевскида яшәүче кырыкка якын яшь рәссамның төрле техника белән ясалган 56 эше тәкъдим ителде. Агымдагы елның февраль аенда “Татарстан рәссамнары Союзы” яшь рәссамнар иҗат берләшмәсе – “Россия рәссамнар Союзы” Бөтенроссия иҗади җәмәгать оешмасының региональ бүлекчәсе оештырылды. Берләшмә әгъзалары республиканың төрле һөнәри уку йортларында, шулай ук Яр Чаллы пединститутының сәнгать-графика факультетында үзләренең осталыкларын камилләштерделәр, – дип сөйли Камааръягы яшь рәссамнар рәисе Марина Симонова.– Күргәзмәләр агымдагы елның яз айларында Алабуга һәм Түбән Камада оештырылса, чираттагысы бер ай дәвамында Менделеевскида булачак. Биредә мастерларның эшләре төрле юнәлешләрдә бирелә; натюрморт, пейзаж, портретлар, сюжет композицияләре. Караучылар хозурына шулай ук акварель, май, гуашь, күмер, каләм, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре дә тәкъдим ителә. Күргәзмә һөнәриләргә дә, сәнгать сөючеләргә дә кызыклы булачак. 
Чара дәвамында яшь рәссамнар Кристиан Апостол (Түбән Кама), Ленар Әхмәтов (Яр Чаллы), Нина Власова (Алабуга), Лиана Габдрахманова(Яр Чаллы) һәм башкалар залдагыларны үзләренең иҗади эшләре белән таныштырдылар, сәнгатькәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
Молдавиядә туып, Португалиядә яшәп һөнәри белем алган, бүгенге көндә гаиләсе белән Түбән Камада яшәүче Апостол Кристиан үз чыгышында Татарстанның, шул исәптән Казанның уникаль булуын, аларны үзенең иҗатында тасвирлавын билгеләде. 
Лиана Габдрахманова иконалар яза: “Татар халкының гореф-гадәтләре, теле, мәдәнияте, дине белән кызыксынам, картиналарда әлеге темаларны яктыртам”. 
– Яшьләр иҗатына сокланам. Һәр эш үзенчәлекле. Аларның һәрберсендә тирән мәгънә ята. Барысына да иҗат уңышлары телим, – дип фикерләре белән уртаклашты якташыбыз, музейда шәхси күргәзмәсен оештыручы рәссам Галина Хуцистова. 
Күргәзмә белән 22 июльгә кадәр танышырга мөмкин. 

Источник: Менделеевск яңалыклары
26.06.2018 14:01

Факты о Менделеевске
  • Город Менделеевск расположен на правом берегу Камы и на реке Тойма (приток Камы), в 238 км от Казани, в 170 км от Ижевска, в 1000 км от Москвы.
  • Статус города: с 1967 года
  • Численность населения: 22160 человек.
  • Площадь: 30,65 км²

Памятник неизвестному солдату. Памятник неизвестному солдату