Государственное Бюджетное Учреждение Культуры

КРАЕВЕДЧЕСКИЙ МУЗЕЙ

г. Менделеевск

(85549) 2-11-05
(85549) 2-29-04

Карта сайта

Пастернакның шигъри дөньясында

Әдәби кичәдә муниципалитет вәкилләре, мәдәният учреждениеләре, музей, китапханә хезмәткәрләре, укучылар катнашты. Борис Леонидовичның иҗатын яратучылар шигырьләр укыдылар, фортепиано һәм скрипкада уйнадылар, планнары һәм идеяләре белән уртаклаштылар.

1917 елда, 100 ел элек, Пастернак Менделеевскида, ул вакытта Бондюгта була. 1955 елда ул “Доктор Живаго” романын язуны тәмамлый, анда       Менделеевск районының Тын Тауга охшаш урынын тасвирлый - әсәрендә төп үрнәк булган “Варыкино” резиденциясен. Язучының ул чордагы тормышын өйрәнеп, “Пастернак Тын Тавы” мәдәни-агарту проекты барлыкка килә, аны ТР Мәдәният министрлыгы яклый һәм ул “Лукойл" ПАО социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңүгә ирешә.

Узәкләштерелгән китапханә директоры Людмила Краснопёро­ва билгеләвенчә, “Док­тор Живагоны укыйбыз” проектын гамәлгә ашыру истәлекле вакыйга булды, анда Россиянец 50 моношәһәре катнаш­ты һәм “Пастернакныц шигъри дөньясы” акциясендә мәктәп укучылары авторньщ 50 дән артык шигырен укыды. Бу өзекләрдән видеокитап барлыкка килде, ул социаль челтәрдә һәм Менделеевскиның тема­тик сайтларында урнаштырылды.

- Откан грант ярдәме белән без Борис Пастернакның тормыш юлы һәм иҗаты турында китап булдырдык. Хәзер китапханә фонды әдәбиятның 200 данәсен тәшкил итә. Алар арасында иң кыйммәтлесе дип 11 томдагы сочинениеләр җыелмасы санала. Пастернак иҗатын сөючеләр таныш булмаган редакцияләр һәм өзекләр, элек бастырылмаган әсәрләрне (“Беренче тәҗрибәләр”), “Доктор Живаго” романының караламасын көтәләр, - ди Люд­мила Фёдоровна.

“Борис Пастернак дөньясы” электрон ресурсын булдыру китапханәнең аерылгысыз өлеше. Электрон ресурс - бу бер компьютер-моноблокка җыелган аудио- һәм видеоматериаллар, сценарийлар, презентацияләр, фотолар,    чаралар, кургәзмәләр. Китапханә яшәячәк, тулыландырылачак, э китаплар үз укучыларын табачак.

Источник: Менделеевск яңалыклары
16.02.2018 11:44

Факты о Менделеевске
  • Город Менделеевск расположен на правом берегу Камы и на реке Тойма (приток Камы), в 238 км от Казани, в 170 км от Ижевска, в 1000 км от Москвы.
  • Статус города: с 1967 года
  • Численность населения: 22160 человек.
  • Площадь: 30,65 км²

Памятник неизвестному солдату. Памятник неизвестному солдату